Главная » Статьи » Национальное образование

милли мәгариф һәм аның актуаль проблемалары
 
 
            "Халыкның тормыш тәҗрибәсен, фәлсәфәсен, гореф-гадәтен,
, фәнен, тарихын, ниһаять, һәрбер халыкның халык булуын мең еллар буенча саклап килүче бетмәс-төкәнмәс бер байлыгы бар. Ул – аның теле. Телнең шундый соклангыч сыйфатлары, шундый гаҗәеп хасиятләре һэм куәте бар ки, уйлыйсың да хәйран каласың”                                           (Г.Бәширов)
 
Бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе булып торган милли мәгариф системасын без киләчәк буынны гаилә ,балалар бакчасыннан алып,югары мәктәпкәчә ана телендә тәрбияләү һәм укыту буларак күз алдында тотабыз. Алдагы тормышында ни генә булмасын,баланың характер үзенчәлекләре, туган телгә карашы , аң-белемгә омтылышының күп өлеше геннар аша аңа нәселдән күчә. Шуңа күрә гаилә мөнәсәбәтләре булачак шәхеснең формалашуына хәлиткеч йогынты ясый. Бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин: "Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас ",- дип әйтсә, атаклы совет педагогы А.С.Макаренко:"...Сез баланы аның белән сөйләшкәндә генә, аңа акыл өйрәткәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйламагыз.Сез аны тормышыгызның һәр моментында, хәтта бөтенләй өйдә булмаган чагыгызда да тәрбиялисез”,-дип язып калдырган. Димәк, баланың дөньяга карашы, үз-үзен тотышы, дусларына, туган теленә мөнәсәбәте гаиләдә формалаша башласа , мәктәптә дәвам итә. Һәр мәгариф учреждениесе бүген яңача яшәргә,яңача эшләргә омтыла.Шул уңайдан, укыту процессына Икенче буын дәүләт укыту стандартлары кертү шартларында , һәр коллективтан, һәр укытучыдан рухи һәм физик сәламәт, югары эрудицияле, конкурентлыкка сәләтле, укырга теләге булган , бүгенге тормышта үз урынын таба ,максатына ирешә ала торган балалар тәрбияләү өчен төрле гамәли юллар табу сорала. Бу юнәлештә татар теле һәм әдәбияты укытучылары максатчан эш алып баралар. Яңа эш формаларын һәм методларын кулланып эшләүгә, уңышлы алымнарны эзләүгә һәм куллануга әһәмият бирәләр. Мәктәпләрдә узган семинарларда укытучылар татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати, инновацион технологияләр куллану,профильле укыту,сәләтле балалар белән эш ,концентрлы укыту прблемаларын күтәрәләр. Совет районының 141 нче,110 нчы,159 нчы,121 нче,79 нчы,171 нче,175 нче белем учреждениеләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләрен компьютер, мультимидия кулланып үткәрәләр.Елдан-ел татар теле һәм әдәбияты кабинетларында компьютерлар саны арту,әлбәттә, уңай күренеш, чөнки компьютер мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә күрсәтмә материал ролен дә уйный. Укытучы хезмәтенең төп кәрсәткече- укучының белем дәрәҗәсе. Яңа буын укыту стандартлары таләп иткәнчә, гади сүз белән әйткәндә, укытучы укучыларга белемне,бәлки, " чәйнәп биреп, каптырырга” түгел, ә укучыларны, эзләнергә, кирәкле мәгълүмат табарга ,”энә белән кое казырга” өйрәтергә тиеш. Укытучы, белем бирү процессында, юнәлеш бирүче, инструктор ролен башкара. Бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддинның :” Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу, эзләгәнен үзе табарга өйрәтү, юлларын күрсәтү- мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр” - дигән сүзләре бүген дә актуаль булып кала. Укытучы укучы шәхесен социальләштерүдә дәреслекләрнең эчтәлегеннән оста файдалана белергә тиеш. Балаларга татар телен өйрәтүдә альтернатив дәреслекләрнең булуы бик уңай күренеш. Алар укытучыга сайлап алу мөмкинлеге бирә. Районыбызда Литвинов, Хайдарова, Нигъматуллина, милли мәктәпләрдә Рәхимов,Яхин дәреслекләре белән эшләүче укытучылар саны арта. Дәреслекләр төзүдә районыбызның новатор- укытучылары да актив катнаша. 141 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.С.Фәизова ( Россия күләмендә узган ана теле укытучылары бәйгесе җиңүчесе, 2010 ел) , 20 нче гимназиянең директоры Җамалетдинова З.И. бу юнәлештә тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт куялар, Россия, республика күләмендә алдынгы тәҗрибә уртаклашалар һәм эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешәләр. 2008-2009 нчы уку елында районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары сафына югары белемле 8 яшь укытучысы өстәлсә,быел тагын 3 яшь укытучы кушылды. Яшь укытучыларга методик ярдәм күрсәтү, аларның һөнәри осталыкларын үстерү максатында районыбызда уңышлы гына "Яшь укытучылар мәктәбе” эшләп килә. Аның җитәкчесе - 72 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Г.Н. Әлбәттә, яшьләргә методик ярдәм, киңәшләр бик кирәк.А.С.Макаренко: ”Укытучы һөнәренә ия булган кешене дә һәрвакыт өйрәтергә,укытырга кирәк”- дип язган. Яшь укытучылар белән белән аралашкач , аларның проблемалары юк түгеллеге ачыклана : Ф.Сафиуллина дәреслекләре белән укыту проблемасы, календарь- тематик, эш планнары төзү, яңа технологияләр куллану үзенчәлекләре һ.б. Шул уңайдан, районыбызда быелгы уку елында яшь укытучыларга 2 семинар уздырылды, шуларның берсе практик юнәлештә үткәрелде. Һәр мәктәпнең администрациясе дә яшь укытучыларны һәрдаим күз угында тотарга,аларга остазлар билгеләргә, тиешле ярдәм күрсәтергә тиеш. Хәзерге чор тирән үзгәрешләр белән сыйфатлана.Җәмгыятьнең мөһим социаль –иҗтимагый таләпләрен үтәүче белем бирү учрежденияләренең тәрбия системасы да үзгәрә һәм камилләшә. Класстан тыш чаралар уздырганда укытучылар милли-төбәк компонентын кулланып, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, күренекле шәхесләребезнең иҗатын,әдәби мирасын өйрәнүгә дә зур игътибар бирәләр. Күп кенә милли мәктәпләрдә этнография почмаклары, музейлар оештырыла. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, талантлы балаларны барлау, укучы шәхесен социальләштерү максатында районыбызда бик күп чаралар үткәрелә. ”Казан-йорт” фестивале ,” Сандугач керде күңелгә”, ”Татар егете”,”Татар кызы”, татар театр коллективлары фестивале, шигырь язучылар, Г.Тукай туган көненә,Шигърият бәйрәменә багышланган сәнгатьле итеп шигырь укучылар, инша язу бәйгеләре һ.б. - моның ачык мисалы. Бәйгеләрдә җиңүчеләр районыбызның данын шәһәр, республика күләмендә уздырылган чараларда катнашып, күтәрәләр,югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Укучыларга милли тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә иң нәтиҗәле эшләүче мәктәпләр: 149 нчы лицей, 8 нче, 11 нче,20 нче,125 нче гимназияләр,111 нче, 171 нче,167 нче,175 нче мәктәпләрне атап була. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең һөнәри осталыкларын үстерү, таныту,тәҗрибә уртаклашу максатында район, шәһәр, Россия күләмендә уздырылган һөнәри бәйгеләрдә катнашалар һәм уңышларга ирешәләр. 2009-2010 нчы уку елында 167 нче мәктәп коллективы( директоры - Хәсбиева Р.П.) һәм 20 нче гимназия директоры Җамалетдинова З.И.- К.Насыйри премиясенә лаек булдылар; 175 нче мәктәп укытучысы Гаязова Э.Ф. шәһәр күләмендә узган "Ел укытучысы-2010” бәйгесенең " Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә җиңүче , Фәизова Фирая Сафа кызы,ана теле укытучыларының Бөтенроссия бәйгесендә III урынга лаек булды. Әлбәттә,уңышлар күп ,ә һәрбер уңыш- ул зур тырышлык, хезмәт, көч куелган күмәк эш нәтиҗәсе. Рәхимә Минвәли кызы Арсланова - Совет районы буенча мәгълүмати – методик үзәге методисты
Категория: Национальное образование | Добавил: admin1 (25.02.2011)
Просмотров: 6835 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]