Главная » Статьи » Национальное образование

“Илһам чишмәсе”
Балаларны татар әдәбияты, сәнгате,мәдәнияте,тарихы,халкыбызның гореф-гадәтләре ,милли йолалары белән таныштыру - иң беренче чиратта,татар теле һәм әдәбияты укытучыларына йөкләнә.Әдәби мирасыбызны барлап,энҗе бөртегедәй саклап, киләчәк буынга җиткерү- ул безнең иң мөһим мәсьәләләребезең берсе. Һәр укытучы үз фәненә булган мәхәббәтен,белемен балаларга җиткерергә тырыша,укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә зур игътибар бирә. Үзе янып эшләсә генә, укытучы балаларны да "яндырып”, үз фәненә кызыксыну уята; язучы ,шагыйрьләребезнең иҗаты белән таныштырып,укучыларны да иҗатка тарта, сәләтләрен үстерү өстендә эшли. 2009 нчы елның апрель аенда районыбызда иҗади эшләүче,каләм тибрәтүче укытучылар һәм укучыларның " Илһам чишмәсе " исемле әдәби- иҗат берләшмәсе оешты. Бу оешма нигә кирәк булды дисезме?Аның мөһимлеге, беренчедән,бер- беребез белән аралашу булса, икенчедән, иҗат белән шөгыльләнү өчен бер этәргеч.
                                                  
Шигъри җанлы мөгаллимәләребез татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә язган шигырьләрен кулланып, укыту процессын тагын да җанландырып җибәрәләр,укучыларны да иҗат эшенә тарталар. Укучыларыбызның шигъри тәлгәшләрен " Сабантуй”, ” Ялкын” кебек газета-журналларында күреп шатланабыз.Әле яңа гына " Сабантуй " газетасында 11 нче гимназия укучылары Рәмис Бариев һәм Адилә Фазылҗанова белән 20 нче гимназия укучысы Илһам Ильясовның шигырьләре басылды. " Илһам чишмәсе” әдәби- иҗат берләшмәсе районыбызда гына түгел, ә шәһәр,республика күләмендә уздырыла торган чараларда да актив катнаша. Берләшмә әгъзалары Г.Тукайның туган көнендә бөек шагыйребез һәйкәле янында үткәрелгән шигырь бәйрәмендә, Тукай, Татарстан Республикасының Милли музеенда чыгыш ясадылар, ” Татарстан” радиосы аша үзләренең иҗат җимешләрен тамашачыларга җиткерделәр.
 
                                      
Милли музеенда чыгыш ясадылар, ” Татарстан” радиосы аша үзләренең иҗат җимешләрен тамашачыларга җиткерделәр.
фото" Татарстан” радиосына чыгыш әзерләү мизгелләре .
 
Категория: Национальное образование | Добавил: admin1 (25.02.2011)
Просмотров: 2976 | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]