Главная » Статьи » Национальное образование

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, мәгариф хезмәткәрләре!
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, мәгариф хезмәткәрләре!
 
Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Укытучы һөнәре- җир йөзендә иң мөһим, җаваплы һөнәрләрнең берсе. Бүгенге көн укытучысы ул нинди? Ул- укучыларның белем алу эшчәнлеген оештыра белүче , заман белән бергә атлаучы, һәрбер яңалыктан хәбәрдар, югары әхлаклы, киләчәк буынның язмышы өчен җаваплы, әйдәп баручы һөнәр иясе, кызыклы шәхес. Укытучы- ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше.Аның белем дәрәҗәсе генә түгел, тышкы кыяфәте, холкы, характер үзенчәлекләре дә балаларга зур йогынты ясый, шәхси үрнәге бу тормышта балаларга үз урынын табарга ярдәм итә. Ул - җәмгыять, ата-аналарның таләпләрен, хөкүмәт заказын үтәүче кеше.Үзе янып эшләсә генә, укытучы башкаларны да кызыксындырып, алга әйди ала.
 Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Сезгә чиксез бәхет,ныклы сәламәтлек, имин тормыш, иҗади һәм һөнәри үсеш, яңа үрләр телим.
 
Туган телдә әйтә алсам әгәр
 Күңелемдә булган хисләрне,
Сабыемны күкрәгемә кысып,
Көйли алсам милли көйләрне...
 Барлый алсам әгәр чал тарихның
Ачылмыйча калган битләрен,
Җиткерә алсам әгәр балаларга
Бүгенгесен аның ,үткәнен...
Киләчәккә якты юл салалсам,
Була алсам әгәр маякчы,
Дөрес юлны,димәк, сайлаганмын,-
 Һөнәрем бит минем- УКЫТУЧЫ.
  
                              
Категория: Национальное образование | Добавил: admin1 (03.10.2011)
Просмотров: 3174 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]