Главная » Статьи » ШКОЛЬНАЯ ЖИЗНЬ

Нәфис Гаязов.
Безнең 141 нче мәктәп Дәрбишләр бистәсендә урнашкан.Укучыларының уңышлары белән дан тота ул. Шул укучыларның берсе турында язып үтәсем килә. Исеме җисеменә туры килгән Нәфис исемле егет укый бездә.Үзе дә нәфис,буе-сыны да,тавышы да нәфис ул егетнең.
  Түбән Кама районыннан килгән егет Казанны үзенә каратты.”Калфаклы сандугач-2011” фестивалендә җиңүчеләрнең берсе булды.”Идел суы ага торыр” җырын һөнәри югарылыкта башкарып,моңлы үзешчәннәр исемлегенә керде. Дәрбишләр бистәсе мәдәният сараенда үзенең иҗат кичәсен үткәрде. Зал халык белән тулган иде.Концерт тәмамланганнан соң да тамашачының кайтып китәсе килмәде,алкышлап кул чапты.Мәктәбебезне куандырганы -"Татар егете -2011” бәйгесе булды. Монда да Нәфисебез сынатмады.Чишмә төсле чылтырап аккан тавышы белән жюри әгъзаларын таң калдырды һәм егетебез 1 нче урын алды.
    Чибәр дә,уңган да,акыллы да безнең Нәфис. Ходай аңа егетләрдә булган бар сыйфатларны да биргән. Алда аны зур сынаулар көтә. 11 нче сыйныфны уңышлы гына тәмамлап,үз теләгенә ирешсә иде дә,зур сәхнәләргә менеп безне куандырса иде.    
                   Уңышлар сиңа Нәфис!
 
 Рәхимова Мөнирә Самматовна, 141 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
 
Категория: ШКОЛЬНАЯ ЖИЗНЬ | Добавил: admin1 (28.12.2011)
Просмотров: 2502 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]